Бүген район мәктәпләре укучылары Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта “Җиңү рекорды-2019” акциясенә кушылдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башлангыч бүлекчәләре секретарьлары тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итү үткәрде.
Күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлектә 25 апрельдән 10 майга кадәр узучы янгынга каршы режим чорында истә тотылырга тиешле төп кагыйдәләрне искә төшерделәр.
Гавриил Иванович һәм Ираида Ивановна Клементьевларга бу көннәрдә кунаклар еш килә. Әле кичә генә тыл хезмәтчәне Ираида Ивановнаны Җиңү көне белән үзе озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Нурлат интернат-мәктәбеннән килеп котлап киткәннәр. Бүген иртәдән – янә кунаклар. Бу юлы Бөек Ватан сугышы катнашучысы Гавриил Ивановичка Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның котлауларын җиткерергә дип аның ярдәмчесе Ирина Волостнова һәм “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева килделәр.
Бөек бәйрәм алдыннан районыбызның барлык мәктәпләре дә “Җиңү вальсы” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин район газетасына әбунә кампаниясе кысаларында “Юбилейлы Нурлат – “Дуслык” белән!” акциясенә старт бирде.
Кичә, 7 майда, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә “Балалар илне ясый” рәсемнәр конкурсының район турына йомгак ясадылар.
Бүген, 8 майда, Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев Чулпан авыл җирлегендә узган бәйрәм чараларында катнашты.
“Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” агрофирмасы составына керүче авылларда инвесторлар Әхтәм һәм Рәис Сөләймановлар ифтар мәҗлесләре үткәрделәр.