Кичә, 25 майда, “Ветеран” халык хоры (хормейстер Олеся Илифанова, аккомпаниатор Василий Абрамов) һәм Богдашкино авыл мәдәният йорты вокаль коллективы “Каравон-2019” республика бәйрәмендә катнаштылар.
Бүген, 26 майда,ТР Дәүләт Советына “Бердәм Россия”дән депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча алдан тавыш бирүләр үтә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Санау участоклары иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.
Бүген, 25 майда, Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан районның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен гомумшәһәр чарасы узды.
Казанда бүген үтүче республика ифтарында Нурлаттан район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендә 40 кешелек делегация катнаша.
Бүген район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар үтте.
26 майда район һәм шәһәрдә алга таба ТР Дәүләт Советына депутатлыкка тәкъдим ителәчәк кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирүләр үтәчәк.
24 майда «Татнефть Арена» спорт сараенда “Яшь һөнәрмәннәр” илкүләм чемпионаты финалының ябылу тантанасы үтте. Биредә җиңүчеләрне атадылар. Нурлат аграр техникумы студентлары Илгиз Маняпов анда – икенче, Адель Алеев бишенче урынга лаек булдылар.
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сәяси партияләр белән Дәүләт Советы сайлауларына әзерлек турында фикер алышты.
Бүген Нурлат районы Советында торак-коммуналь оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үтте. Аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин алып барды.
Бүген, 24 майда, Чуваш Мәнҗесендә яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Дементьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.