24 майда «Татнефть Арена» спорт сараенда “Яшь һөнәрмәннәр” илкүләм чемпионаты финалының ябылу тантанасы үтте. Биредә җиңүчеләрне атадылар. Нурлат аграр техникумы студентлары Илгиз Маняпов анда – икенче, Адель Алеев бишенче урынга лаек булдылар.