ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

«Нурлатнефть» НГДУсында ел саен традицион һөнәри осталык конкурсы үтте. Биредә нефть һәм газ чыгару, ППД, ППН звенолары һәм электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар үз осталыкларын күрсәттеләр.

Бүген, 28 майда, Россиядә Чик сакчылары көне билгеләп үтелә.

Нурлатта да Чик сакчылары аллеясе бәйрәм чараларының үзәгенә әверелде. Чик сакчылары иртәдән, формаларын киеп, бирегә үз тормышларын илебез чикләрен саклауга багышлаган нурлатлылар белән очрашу һәм инде якты дөньядан киткән иптәшләре турында хәтер яңарту өчен җыелдылар. Тантаналы митинг котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән улын югалткан 87 яшьлек тыл хезмәтчәне Мария Федоровна Вырдинаның чыгышы исә күпләрнең күңелләрен тетрәндерде. Ул үзенең рәхмәтләрен шигырь юллары аша җиткерде.

Бүген, 28 майда, Урта Камышлыда яшәүче Екатерина Ивановна Тимофеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген, 28 майда, ТР Министрлар Кабинетында Ведомствоара координацион совет утырышы үтте.

25-26 майда “Идел” Яшьләр үзәге базасында “100 юл һәм сукмак” темасы буенча туристлар слеты үтте.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген иң игелекле һәм зыялы һөнәр ияләре котлаулар кабул итәләр. Бүген – китапханәчеләр көне.

Бүген, 27 майда, Россиядә бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкыны башланып китте. Нурлатның 14 чыгарылышы география һәм әдәбияттан имтиханнар тапшырды.

Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелүче “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясен  нурлатлылар елдагыча Мәдәният сарае каршында массакүләм зарядка белән  башлап җибәрделәр.

Бүген Татарстан Республикасында илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеокиңәшмә үтте.

2019 елның 31 маенда шәһәр Мәдәният сараенда Татарстан Республикасының юстиция министры урынбасары А.Г.Галимов 11.00дән 13.00гә кадәр кабул итү үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International