Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән халык әйтеменең хаклыгын эш-гамәлләре белән раслый Киекле авылы халкы. Моның өчен каяндыр читтән ярдәм көтеп ятарга да яратмыйлар – изге эшне күмәк тырышлык белән башкарып чыгалар. Авылга төп керү юлында урнашкан Югары оч зиратының төньяк коймасын да үз көчләре белән яңартканнар.
Нурлат районы юл хәрәкәте иминлеге буенча ведомствоара комиссиясенең 2019 елның 12 сентябрендәге беркетмәсе нигезендә автовокзал каршына “Стоянка запрещена” дигән билге куелды.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин район газетасына 2020 елның беренче яртыеллыгына әбунә кампаниясе кысаларында Нурлатның өч күпбалалы гаиләсенә әбунәгә сертификатлар тапшырды.
1нче мәктәп волонтерлары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен “Әниләр көне” дип аталган хәйрия проекты оештырдылар.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнарны каубл итәчәк.
21 октябрьдән 23енә кадәр “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы уза.
2019 елның 31 октябрендә гаиләләрдә көнкүрештә чыга торган конфликтларны профилактикалу мәсьәләләренә багышланган “Кайнар линия” ачылачак.
Көзнең бар матурлыгын рәсемнәрдә генә түгел, җырлар белән дә биреп була.
23 октябрьдә Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча түләүсез кайнар линия оештыра.
25 октябрьдә Нурлат шәһәренең салым службасында салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне узачак.