Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән халык әйтеменең хаклыгын эш-гамәлләре белән раслый Киекле авылы халкы. Моның өчен каяндыр читтән ярдәм көтеп ятарга да яратмыйлар – изге эшне күмәк тырышлык белән башкарып чыгалар. Авылга төп керү юлында урнашкан Югары оч зиратының төньяк коймасын да үз көчләре белән яңартканнар.
– Зиратның бу як коймасы агачтан ясалган һәм искергән иде инде. Югары оч мәхәлләсе халкының уртак фикере белән һәм мәчеткә кергән сәдака акчаларына бу эшне башлап җибәрдек. Койманы озак елларга чыдарлык итеп тимердән ясадык, бу эштә 30лап авылдашыбыз катнашты. Узган атна азагында исә 10лап хатын-кыз коймаларны буяп куйды, – дип хәбәр итте Киекле авылыннан актив хәбәрчебез Нәбиулла ага Абдуллин.
Койманы яңарту эшләрендә Шәяхмәт һәм Әсфан Хәсәншиннар, Индира Әхмәтвәлиева, Әлмира Гыймалетдинова, Флера Рәхмәтуллина һәм башкалар башлап йөрүчеләрдән булган икән. Гомумән, авылда изге эшкә кушылырга әзер торучылар күп, шуңа да мондый башлангычларга курыкмыйча алыналар. Мәсәлән, әле август аенда гына Югары оч мәхәлләсе мөселманнары бердәм булып Киекле авылының тау башындагы иске зираты коймасына капиталь ремонт ясаган булганнар.