Нурлатта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү мәсьәләсе торды.
Утырыш барышында комиссия берничә карар һәм күрсәтмәләр кабул итте.
Мәсәлән, Нурлат урман хуҗалыгы һәм урманчылык, янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кисәтү аншлаглары урнаштыру, урман массивларында тәүлек буе кизү тору һәм патрульлек итү, кирәк булганда авария-коткару эшләрен башкару йөкләнде.