Нурлат район хастаханәсе командасы спартакиадада беренче тапкыр катнашты һәм 3 нче урынны яулады

2021 елның 25 июле, якшәмбе

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган район спартакиадаларында җиңүчеләр билгеле булды. Быел алар икенче тапкыр үткәрелде.

Шунысы куанычлы, быел спартакиадада катнашучылар саны артты. Предприятие һәм оешмалар арасында 9 команда, авыллар арасында 6 авыл җирлеге командалары ярышты. Әлбәттә, катнашучылар командалары тагын да күбрәк булсын иде, чөнки спартакиадада катнашу, беренче чиратта, халыкның, бигрәк тә яшьләрнең спорт активлыгын арттыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, – ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова.

Авыллар арасында Чулпан авыл җирлеген аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Ул икенче ел рәттән җиңүче исемен яулый. Иске Чаллы авыл җирлеге – икенче, Әмзә-өченче урында.

Предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында быел беренчелекне мәгариф бүлеге яулады. Икенче урында – Нурлат җылылык челтәрләре коллективы, өченчедә-район үзәк хастаханәсе коллективы.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы шушы көннәрдә «Театр» скверында узды, командаларга төрле суммага спорт инвентаре бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International