Казанда шигърият бәйрәмендә Нурлаттан барган делегация дә катнашты

2021 елның 6 июне, якшәмбе

6 июньдә, гадәттәгечә, Александр Пушкинның туган көнендә һәм халыкара рус теле көне уңаеннан, шагыйрь һәйкәле янында Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янында шигърият бәйрәме уза.

Ел саен бу көнне бирегә мәдәният эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укучылар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар җыела.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Шигърият бәйрәмендә күпсанлы кунаклар белән Нурлат делегациясе дә катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International