Территориядә җәяүлеләр сукмаклары төзелеше бара, ә амфитеатр өчен субайлар бәрелгән дә инде. Бу көннәрдә, проектлаучыларның ниятен тормышка ашырып, күлне һәм аның территориясен төзекләндерү эшләре бара. Проектның нечкәлекләре турында без үзләреннән белдек. «Бу-махсус проект. Район җитәкчелеге кушуы буенча без урынга чыктык, барысын да карадык һәм микрорайон халкы биредә ял итә алсын өчен, проектыбызны шул җирлеккә бәйләдек. Сезнең шәһәрдә матур төзекләндерелгән урыннар күп, әмма бу микрорайон бераз читтә калган.
Җәяүлеләр юлы белән күл буенда үрмә гөлләр үсүче ябык ышыклану урыннары урнаштыру, спорт һәм балалар өчен таганнар булган мәйданчыклар, батутлар, амфитеатр төзү күздә тотыла.
Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит – пандус, шулай ук парковка урыннары, яктырткычлар, яшел зоналар, эскәмияләр, аэрация өчен – фонтан кую каралган. “Биредә балкып торган ат - сезнең шәһәр символы да урынлы булачак", - диде Казан проект оешмасы башкарма директоры Артур Ураскузин. Проектлауның мөһим этабы булып иҗтимагый тыңлаулар булган, проектлаучы әйтүенчә, бу чаралар функциональ программаны, кешеләрнең теләкләрен формалаштырырга мөмкинлек биргән. Шуңа күрә аларның куркынычсызлык, үтемлелек, функциональлек һәм тиңдәшлеге турындагы тәкъдимнәре проектның төп принциплары буларак тәкъдим ителгән. "Ә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күл периметры чикләнә, шуңа күрә аерым төшү һәм ял итү зонасы проектланган - шәһәр халкының су янына килү мөмкинлеге өчен", - диде Артур Әмир улы, объектның уникаль якларын – җир үзенчәлеген, табигый ландшафтны билгеләп. Бу көннәрдә биредә уртача 11-12 кеше эшли. Әйтергә кирәк, проектлаучылар монда булган инженерлык коммуникацияләрен, аерым алганда, газүткәргечләрне дә файдалы кулланганнар: сары торбалар бу иҗтимагый киңлекнең дизайн-кодын формалаштыру алгоритмы булачак.
«Амфитеатр субайларын кактык, хәзер балкаларны монтажлау алдыннан билгеләү буенча, 80 свай амфитеатрда һәм 36 – күзәтү мәйданчыгы астында аларны тигезләү бара», – диде подрядчы төзелеш компаниясе директоры Вячеслав Тихонов.
Фундамент эшләре белән электрогаз белән эретеп ябыштыручылар, монтажчылар шөгыльләнә. Киләсе атнада металл конструкцияләре буенча эшләр башланачак, эшчеләрнең саны да икеләтә артачак, ә монтаж һәм эретеп-ябыштыру эшләре кызу темпта башланачак. Янәшәдә - бетончылар бригадасы җәяүлеләр зонасын төзекләндерү белән мәшгуль.
Моннан берничә ел элек Шашин микрорайонда яшәүчеләрдән әледән-әле бер сорау белән редакциягә телефон аша шалтыратулар, хатлар килде, кызганычка каршы, куркыныч янау урыны булган аларның күлләрен кайчан төзекләндерү булачагы бик борчыды. "Әлеге объект Хәмәдиев урамы белән бәйле булачак, ул төзекләндерелгән Карл Маркс урамына барып тоташа. Гомуми концепциядә бу эстетик яктан да чагылыш табачак”, - дип билгеләде район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Марсель Гәрәев. Димәк, Нурлат халкы һәм кунакларының мәдәни ял итү, вакытларын матур итеп үткәрү өчен мөмкинлекләре күбрәк булачак.