«Аншлаглар юкка куелмаган»: Нурлат районында «Су коену тыела» дигән 100 кисәтү билгесе урнаштырылган.

2021 елның 6 июне, якшәмбе

Су коену сезоны башлану белән сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү күп кенә хезмәтләрнең аерылгысыз өлешенә әверелә. Мондый рейдларга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хокук саклау органнары, тәртип саклау буенча җәмәгать пункты вәкилләрен үз эченә алган төркем составында да чыгалар. Авыл җирлекләрендә һәм Нурлат шәһәре чигендә «Су коену тыела» дип язылган 100дән артык кисәтү билгесе урнаштырылган. "Сулыкларда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре - җиһазланмаган урыннарда су коену, исерек хәлдә коену, үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәмәү. Балалар катнашында күпчелек бәхетсезлек очраклары өлкәннәр каравыннан башка коену нәтиҗәсендә килеп чыга", - диде Нурлат янгын-коткару гарнизоны башлыгы Евгений Попов һәм соңгы 5 ел статистикасын китерде.

2015-2020 елларда район сулыкларында 10-70 яшьлек 20 кеше батып үлгән. Аларның үлеменең төп сәбәбе - җиһазланмаган урында һәм исерек хәлдә коену. Кызу май көннәре күпләр өчен елга ярына чыгу өчен сәбәп булды. Әмма, билгеле булганча, безнең районда коену өчен җиһазландырылган урыннар юк, димәк, алар канун актлары нормаларын боза дигән сүз. «Җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен Татарстан административ хокук бозулар кодексының 3.10 статьясындагы 1 өлеше нигезендә гражданнарга – 1500, вазыйфаи затларга – 5000, юридик затларга 50 000 сумга кадәр штраф каралган", - дип искә төшерде тәртип саклау җәмәгать пунктының баш белгече Марс Зәйниев. Исегезгә төшерәбез, әлеге маддә буенча административ җаваплылык 16 яшьтән башлана. Календарь җәй җитте. Аңлашыла, эссе көндә елгада коену мөмкинлегеннән баш тарту авыр. Әмма әлегә район территориясендә табигый сулыктан баш тарту, ә ябык бассейннарга бару хәерлерәк. Шулай ук куркынычсыз да, штраф та түләргә туры килмәс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International