Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Чулпан авылының хөрмәтле кешесен, Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллинны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады.
Ул аңа сугыш елларында Ватан алдындагы сугышчан казанышлары, шулай ук тыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, ветеранның рух көрлегенә һәм оптимизмына сокланды. Наил хәзрәт аңа Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлау һәм бүләк тапшырды. Каим ага Сәмигуллин быел 96 яшьлеген билгеләп үткән. Олы яшьтә булуына карамастан, ул даими рәвештә мәчеттәге вәгазьләргә йөри, намаз укый, исламның барлык кануннарын үтәп яши.
Каим Сәмигулла улы Орловск-Курск дугасындагы сугышта катнаша, аннары Брянск фронтының 242 нче полкы Карачай укчылар дивизиясендә сугыша. Сентябрьдә Брянск өчен барган бәрелешләрдә авыр яралана, госпитальдә аягын кисәләр. 1944 елда туган авылына әйләнеп кайта.
Сугыштан соң Чулпан авылында авыл советы секретаре, авыл советы һәм колхоз хисапчысы булып эшли. Ул улы гаиләсендә гомер итә.
Фоторәсем: ТР Нурлат районы мөхтәсибәте инстаграммыннан алынды