Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин энергоресурсларның нәтиҗәлелеге буенча Министрлар Кабинеты утырышында һәм форумда катнашты

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин халыкара форум эшендә һәм Министрлар Кабинетының энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча утырышында катнашты. Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында энергоресурсларның нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирә. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты һәм башка кунаклар «Энергетика. Ресурсларны сак тоту - 2021» күргәзмәсе белән танышты.

Соңрак, шулай ук, Татарстан Президенты катнашында «2020 елда «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2021 елга бурычлар турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International