Нурлатлылар республика конкурсында җиңү яулады

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Бүген «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясендә «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән «Иң яхшы җирле үзидарә органы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры» номинациясендә Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүләкләнде.

«Авыл җирлеге эшчәнлегендә «Электрон хуҗалык кенәгәсе» мәгълүмати-аналитик системасыннан нәтиҗәле файдалану» номинациясендә Егоркино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Булатова лауреат булды.

Шулай ук Рәхмәт хатлары белән Биляр-Озеро авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов «Муниципаль хуҗалык һәм тормыш тәэмин итү системалары» номинациясендә, Нурлат муниципаль районы Советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Ләйсән Мөхәммәтшина «Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү» номинациясендә бүләкләнделәр.

Быел конкурска 15 номинация буенча 182 гариза бирелгән. «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына тугыз номинация буенча 126 гариза бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International