Нурлатның 11 ветераны Җиңү көненә түләү алачак

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләрне гамәлгә ашыруга кереште.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, башка пенсия һәм социаль түләүләр  белән бергә апрельдә үк килә башлаячак.

«Нурлат районында Җиңү көненә 11 ветеран: 4 инвалид һәм 7 Бөек Ватан сугышы ветераны акча алачак. Түләүләр Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла», - ди клиент хезмәте җитәкчесе Рушания Шакирова.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә еллык акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International