Нурлатлыларны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыралар

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссариаты нурлатлыларны контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылу дәвам итүен хәбәр итә.

Контракт буенча хәрбиләргә социаль пакет бирелә, ул 24000 сумнан алып 40000 сумга кадәр акча белән тәэмин итүне үз эченә ала, хезмәт хакына өстәмә түләүләр, хезмәт барышында хезмәттән аерылмыйча гына белем алу хокукы, медицина ягыннан тәэмин ителүгә хокук, азык-төлек һәм әйбер белән тәэмин итүгә хокук, ялда транспортта бушлай йөрү хокукы, 10 ел хезмәт иткәннән соң Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан теләсә кайсы шәһәрдә бушлай фатир алуга хокук, контракт буенча 20 ел хәрби хезмәттән соң пенсиягә хокук каралган.

Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссариатына ,Нурлат шәһәре, Нурлат урамы, 5 нче йорт адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International