Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина нурлатлыларны 6 апрельдә шәхси кабул итү уздырачак

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина 6 апрельдә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында шәхсән кабул итәчәк.

Шәхси кабул итүгә (84345) 2-19-71, (843) 238-18-32 телефоннары буенча 2021 елның 5 апреленә кадәр язылырга мөмкин.

Мәгълүмат ТР Роспотребнадзор идарәсенең инстаграм аккаунтында урнаштырылган.

Кабул итү вакытында битлек режимын үтәү мәҗбүри шарт булып тора. Шулай ук дистанцион термометрия үткәрелә. ОРВИ һәм covid-19 таралуына юл куймау максатларында, тән температурасы югары һәм кискен респиратор авыру билгеләре булган затларга  кабул итүгә килү рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International