Нурлат районында чәчүдә яңа техника кулланачаклар

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Язгы чәчү кампаниясе башланыр алдыннан район хуҗалыкларында техника паркын яңартуга зур игътибар бирелә.

«Нурлат сөте» хуҗалыгында да бу көннәрдә яңа “Томь” чәчү комплексын җыю һәм җайга салу белән шөгыльләнделәр. Хуҗалыкка аны бер ай элек алып кайтканнар. Бирегә килгән бер генә кеше дә аңа игътибар итми алмый: ул әллә каян үзенең зурлыгы белән җәлеп итә.

- Районда мондый чәчү комплексы бездә генә.  Моңа кадәр күрше Самара өлкәсе кырларында без аның ничек эшләгәнен күрдек. Алар бик мактадылар, һәм без киңәшкәннән соң, аның мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнгәч, үзебезгә дә шундый ук техниканы алырга булдык, - диде хуҗалыкның баш агрономы Хәниф Җамалов.

Хуҗалыкта билгеләп үтүләренчә, яңа чәчү комплексы үзенең егәрлеге белән аерылып тора. Мәсәлән, аның эшкәртү киңлеге 10,5 метр тәшкил итә, бу бер сәгать эчендә 10 гектардан артык мәйданда чәчү эшләрен башкарып чыгу мөмкинлеген бирә. Шул ук вакытта, барлык заманча чәчү комплекслары кебек үк, орлык һәм ашламаны тигез итеп кертү мөмкинлеген дә бирә. Эксплуатацияләүдә гади, бер үк вакытта катоклап та бара. Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Рафаэль Әюпов моңа аеруча шат, чөнки хуҗалык җитәкчелеге чәчү комплексын нәкъ менә аңа ышанып тапшырган иде. Ул бу заманча техниканы «Нью-Холланд» тракторына тагып, басуга беренчеләрдән булып чыгачак. Шуңа басуда проблемалар тумасын өчен, ул сервис компаниясе белгечләре белән бергә яңа техника серләрен җентекләп өйрәнә. -Бу комплекс безгә бер сменада 100 гектардан артык чәчү эшләрен башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бик яхшы. Моңа кадәр эшләгән чәчү комплексының җитештерүчәнлеге ике тапкыр түбәнрәк иде, – диде механизатор.

Чәчү комплексы хуҗалык җитәкчелеген үзенең экономияле булуы белән дә кызыксындырды. Куәтле техника, бер яктан, ягулык-майлау материалларын экономияләргә мөмкинлек бирә, икенче яктан – эшче кулларга булган ихтыяҗны киметә. Әлбәттә, чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып булачак. Яңа техника Югары Нурлат бүлекчәсе басуларында эшләячәк. Бүлекчә идарәчесе Рәшит Кәлимуллин сүзләренә караганда, биредә чәчү мәйданнары 2500 гектардан артык тәшкил итә. Гомумән алганда, хуҗалыкта 10 500 гектардан артык мәйдан чәчеләчәк, шуның 4000 гектары - бөртекле сабан культуралары. Димәк, теләсә нинди техника өчен эш җитәрлек. Шуны исәпкә алып, хуҗалыкның өч бүлекчәсендә язгы чәчүгә ныклап әзерләнәләр, кырларга 5 куәтле комплекс һәм 50 берәмлектән артык башка техника чыгачак. Район буенча чәчүгә әзерләнү финиш сызыгына якынлашты, киләсе атнадан ук хуҗалыкларның әзерлеген республика комиссиясе бәяли башлаячак. Узган ел район буенча техника паркы 181 млн сумнан артык яңартылган. Язгы чәчү алдыннан хуҗалыкларның техника паркы 4 куәтле чәчү комплексы белән тулыланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу эш ел дәвамында дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International