Игътибарлы нурлатлылар шәһәрдәге юл буе яктырткычлары янында люлька белән автокранны күрми калмадылар. Аны микрорайон урамнарында күрергә мөмкин иде. Тимерьюлчылар, Көнбатыш, Төньяк-Көнчыгыш, Гыйматдинов ур.…
Монтаж бригадасын без Совет урамында яңа заманча яктырткычлар урнаштырган вакытта очраттык.
Шәһәрнең озын урамнарының берсе көндез дә, төнлә дә интенсив хәрәкәт белән аерылып тора. Өстәвенә, биредә күп кенә сәүдә, җитештерү объектлары, мәктәпкәчә белем учреждениесе урнашкан.
Кыскасы, якты янучы урам утлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгының нигезе булып тора. Моннан тыш, яктырткычлар үзләре дә уңай сыйфатларга ия.
Аларның энергия нәтиҗәлелеге 5 тапкыр югарырак: искеләре 250ледән аермалы буларак, болары 50 ваттлы, - диде монтаж эшләре белән шөгыльләнүче Мәскәү сервис оешмасы вәкиле Альберт Вәлиуллин.
Өстәвенә, үзебездә җитештерелгән яңа яктырткычлар Россиядә эшләнгән, кайдадыр чит илдә сатып алынмаган. Шул рәвешле, без үзебезнең ил җитештерүчеләрен дә хуплыйбыз.
Шәһәрдә яктырткычларны алыштыру кампаниясе Энергосервис контракты кысаларында тормышка ашырыла, ул 2 мартта башланды. Бу чорда шәһәрдә 1750 яктырткыч алмаштырылган инде, шәһәр урамнарында нәкъ шшул күләмдә заманча һәм экономияле лампалар барлыкка килгән. –
- Бер яктырткычтан экономия елына 5000-6000 сум тәшкил итәчәк. Алар компактлырак та, яктырак та, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов. Барлыгы 2077 данә яктырткыч алыштырылачак.
Урам яктырткычларын алыштыру кысаларында электр хуҗалыгын тәртипкә салу буенча да эш алып барыла. Бу бигрәк тә шәхси секторда сизелә, анда бер хуҗалыкның фонаре шәхси ишегалдын яктырта, икенчесенең – бакчасын, ягъни йорт хуҗасына ут баганасы уңайлы итеп борып куелган.
Законсыз урнаштырылган яктырткычлар сүтеп алына. Шәһәр халкы контрольлек итүче органнарның мондый яктырткычларны баганадан алачагын, чаралар күрәчәген белергә тиеш,- диде Руслан Морадыймов.
Яңа яктырткычлар СИП - бишенче линия уза торган урамнарда урнаштырыла. Алар шулай ук Югары һәм Түбән Нурлат, Ключи микрорайоннары урамнарында да барлыкка киләчәк. 1 майга аларны алыштыру эше тәмамланырга тиеш. Сүтеп алынган диодлы лампалар, утильгә китмәячәк, ә шәһәрнең башка урамнарында үз урынын табачак.