Нурлатта беренче өмә узды

2021 елның 3 апреле, шимбә

Нурлатлылар санитар-экологик икеайлык кысаларында беренче язгы өмәгә чыктылар.

Кояшлы һава торышы һәм яхшы кәеф шимбә көннең ярдәмчеләре булды: иртәнге сәгать 6 дан, шәһәр урамнарында торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе хезмәткәрләре шәһәрдә чисталык урнаштырды, бераз соңрак аларга предприятие коллективлары да кушылды. Берәүләр кар өемнәрен таратты, икенчеләре чүп-чар җыйды.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре якын-тирәдәге территорияләрдә кар ыргыттылар.  “Бик матур һава торышы, без өмәгә көр кәеф белән чыктык”, - дип уртаклашты район Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре Гүзәл Ганиева.

НУАД хезмәткәрләре Самаренкин урамын тәртипкә китерделәр – юл буйлары буйлап җыелган пычракны чистарттылар, "Камыр Батыр" балалар бакчасы коллективы тулы составта кар таратты, 9 нчы шәһәр мәктәбенең мөгаллимнәр коллективы һәм өлкән сыйныф укучылары шулай ук көрәкләр белән чыгып - кар өемнәрен таратты, капчыкларга чүп җыйды. Өмәдә Пенсия фондының Нурлат бүлеге, Нурлат бораулау идарәсе, Нурлат үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм башкалар актив катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International