Шушы көннәрдә шәһәр гимназиясендә Халыкара кошлар көненә багышланган чара узды. Анда Экология һәм урманчылык буенча түгәрәк берләшмәләре әгъзалары катнашты. Чараның кунаклары-Нурлат урманчылыгы вәкилләре Илдар Йосыпов һәм Ольга Захарова.
Кошлар көненә гимназистлар технология укытучысы Фәнис Гаязов җитәкчелегендә сыерчык оялары ясадылар, алар тиздән агачларга элеп элделәр. Ә биология укытучысы Резедә Вәлитовада шөгыльләнүче яшь экологлар кызыклы чыгышлар әзерләделәр. Гөлчәчәк Әһлиуллина җитәкчелегендәге гимназия бию коллективының концерт номерлары чараның бизәге булды.