Ул Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге, Балалар иҗаты үзәге, Спорт сарае һәм балалар сәнгать мәктәбе эше белән танышты.
Район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Нурлатның спорт һәм белем бирү учреждениеләрендә булды. Ул Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә татар телен өйрәнүче укучылар белән аралашты. Биредә логопед, шулай ук бокс секциясе дә эшли. Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов планнары белән дә уртаклашты. "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә, шулай ук "Сәләт" балалар сәнгать мәктәбендә Камил Әсгатович сыйфатлы өстәмә белем алу өчен тудырылган заманча шартлар белән кызыксынып танышты.
«Без бүген Европа дәрәҗәсендәге урамга әверелгән Карл Маркс урамы буйлап уздык. Мөселман белем бирү Үзәге эше гаҗәпкә калдырды, аның тәҗрибәсен бөтен республика буенча таратырга кирәк дип саныйм. "Киләчәк" тә, "Сәләт" тә, "Тулпар"та да бик яхшы тәэсирләр калды. Мондый объектлар белән һәр район мактана алмый. Нурлатлыларга уңышлар телим", - дип уртаклашты Камил Әсгатович.