Нурлатта билбау көрәше буенча республика турниры уза

2021 елның 2 апреле, җомга

Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышланган ярышларда 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар катнаша. «Тулпар» спорт сараенда легендар җитәкче, Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышланган турнирда катнашу өчен бөтен Татарстан Республикасыннан 160 тан артык иң яхшы көрәшче җыелды. Турнирда Татарстанның 13 районыннан – Әлмәт, Аксубай, Әлки, Мамадыш, Ютазы, Алабуга һәм башка районнардан яшь спортчылар катнаша. Турнирны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Халыкара билбау көрәше федерациясе генераль секретаре, ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, күпсанлы кунаклар, РФ атказанган тренерлары, геройның туганнары катнашты. Аларны, шулай ук яшь спортчыларны Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, герой истәлегенә турнир үткәрү инициаторы якташыбыз, билбау көрәше халыкара федерациясе генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин булды. 2019 елда беренче турнир Габбас Гыйматдиновның туган ягы-Чирмешән районының Туймәт авылында узды. Узган ел турнир санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында уздырылмаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International