Бүген Казанда «Корстон»да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы узды.
Утырыш эшендә Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин та катнашты. Шулай ук ул дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстанның азык-төлек продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрләре товарлары җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән танышты