Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 3 апреленә һава торышы
2021 елның 2 апрелендә 18 сәгатьтән 3 апрель 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+10˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.