Шәһәр һәм район халкын Нурлат РҮХ сырхауханәсенә 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр 3 һәм 4 апрель ял көннәрендә, COVID – 19 авыруына каршы Спутник V (ГАМ-Ковид-Вак) вакцинасы белән түләүсез вакцинация ясарга чакырабыз.
Вакцинацияне ничек ясатырга:
вакцинация алдыннан 222 нче кабинетта сырхауханәнең табиб-терапевты тикшерү – карау уздыра;
өлкәннәр өчен 221нче номерлы прививка кабинеты;
үзең белән паспорт, полис һәм амбулатор картаны алып керергә.
Прививка түбәндәге шартлар үтәлгәндә ясала:
18 яшь тулган булса;
Соңгы 6 ай эчендә COVID-19 авыруы белән авырмаган булсагыз;
ОРВИ белән 14 көн эчендә авырмаган булсагыз (вакцинация вакытына);
Шәхси авыру тарихында көчле аллергик реакцияләр булмаса;
Авырлы булмасагыз һәм бала имезмәсәгез.
Нурлатлыларны битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә чакыралар!!!