ТР Нурлат шәһәрендә РФ Пенсия фонды идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, РФ хөкүмәте тарафыннан профессиясе квалификацияне даими күтәрүне таләп иткән гражданнар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу тәртибенә үзгәрешләр расланган. Беренче чиратта, бу мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Элек аларның стажына бары тик эштә булу вакыты, вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары, ел саен һәм өстәмә түләүле отпусклар, авырлы хатынны эшкә күчерү чорлары, зарарлы факторларның йогынтысын булдырмый торган эшкә күчерү чорлары гына кертелгән иде.
Хәзер кануннардагы үзгәрешләр нигезендә 2021 елның 18 мартыннан башлап, аларның хезмәт стажына квалификация күтәрү курслары чорлары кертеләчәк. Төп шарт - бу вакытта хезмәткәрләр өчен эш урыннары һәм хезмәт хаклары саклану, эш бирүчеләрнең мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә кертемнәр күчерүләре.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу вакыты берьюлы биш елга түгел, ә күчеш чорын исәпкә алып арта. 2019 елда-ярты елдан соң, 2020 елда-ел ярымга, 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрткә. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стажны санаганнан соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта әлеге хезмәткәрләр махсус стаж эшләп, вакытыннан алда пенсиягә хокук алган яшь теркәлә, ә бу хокукны («вакытыннан алда» пенсияне билгеләү) 2019 елдан алып 2034 елга кадәр һәм алга таба, эшкә яраклы яшь һәм күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып, гамәлгә ашырырга мөмкин.
Кирәкле махсус стаж эшләп, укытучылар, медиклар һәм иҗади хезмәткәрләр пенсия алды статусын, ә аның белән бергә тиешле ташламаларга хокук алалар.