«Нурлат район хастаханәсе» баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова Нурлат автомобиль юллары идарәсе коллективы белән очрашты.
Ул республикада һәм районда COVID-19 авырулары буенча эпидемиологик хәл, клиника, лаборатория диагностикасы, специфик булмаган һәм специфик профилактика чаралары турында сөйләде. Очрашуда вакцинация темасы буенча фикер алышу аерым урын алды.
Бу табибның хезмәт коллективы белән чираттагы очрашуы. Тыгыз аралашу барышында нурлатлылар вакциналаштыру буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә.
Нурлатта бу мөһим профилактик чараны бөтен коллективлар ала. Мисал итеп картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне, газ хезмәте идарәсе хезмәткәрләрен һ. б. ларны китерергә мөмкин.