Бүген, 1 апрельдә, Нурлат районында яшәүче Саимә Мәхмүт кызы Хәйруллинага 90 яшь тулды. Истәлекле дата белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов котлады. Руслан Хәлил улы РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләк тапшырды.
Тыл хезмәтчәне Саимә Мәхмүт кызы күп балалы гаиләдә туа. Авыр сугыш елларында, үсмер булуына карамастан, өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли. Үсеп җиткәч, туган авылында яшәргә кала. Авыл егетенә кияүгә чыга, ире белән 5 бала үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куя.