Юбилярны бу истәлекле дата белән Татарстан Республикасы Нурлат районы җитәкчелеге котлады.
Район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов район һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән Миннеруй Зөлкарнәеваны юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Миннеруй Югары Нурлат авылында туа. 6 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында Шатура шәһәрендә ягулык әзерләү заводында эшли. Сугыштан соң туган авылына кайта, авылдашына кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы районда танылган «Дружба» колхозында төрле эшләрдә, чөгендер басуында эшли. Озын гомерле әбинең ике олы кызы, 5 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Өлкән оныклары нигездә Самара өлкәсендә яши. Хәзерге вакытта Миннеруй апа кызы гаиләсендә яши. Ул билгеләп үткәнчә, юбиляр әнисенең зирәк киңәшләре балаларны һәрчак эшкә рухландыра, теләсә нинди башлангычларында ышанычлы терәк булып тора.