Нурлатлылар Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Җыенда 500 катнашучы арасында Иске Әмзә фермерлары Алмаз һәм Флюра Шәйдуллиннар да бар.

Бу көннәрдә Татарстанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Җыенда Нурлат районы фермерлары-Иске Әмзә авылында яшәүче Алмаз һәм Флюра Шәйдуллиннар да катнаша.

Җыен программасы өч көнгә исәпләнгән. Кичә ТР Фәннәр Академиясендә чарага Старт бирелде, аннары катнашучылар 5 дискуссия мәйданчыгына бүленде.

Без республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында оештырылган мәйданчык эшендә катнаштык. Министр урынбасары Ришат Рәшит улы Хәбиповның чыгышында үз хуҗалыгыбыз турында да ишетүе куанычлы булды. Ул безне республиканың уңышлы фермер хуҗалыклары – гаилә фермаларын үстерү буенча республика конкурсында җиңүчеләр арасында атап үтте", – дип уртаклашты Флюра Шәйдуллина.

Бүген җыенда катнашучылар Тукай муниципаль районында, иртәгә Казанда пленар утырышта катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International