Нурлатлыларга пенсиягә «авыл» өстәмәсе турында бөтен нәрсәне белергә кирәк

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Пенсия фондының Нурлат шәһәре буенча идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, районның эшләмәүче авыл кешеләре озак вакытлы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эштән туктаган булу  кирәк.

Акчалата чагылышта “авыл” өстәмә пенсиягә 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни билгеләнгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итик, әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән санала һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.

«Авыл» стажына авыл җирлегендә гамәлгә ашырылган теләсә нинди эш тә керми, ә Россия Федерациясе территориясендә авыл хуҗалыгы оешмаларында (элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә) Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлектә һәм вазыйфаларында башкарылган эш (01.01.1992 кадәр) кертелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхозлар, совхозлар, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренең 500дән артык һөнәре, вазыйфалары һәм белгечлекләре әлеге исемлеккә кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International