Нурлатта эш визиты белән республиканың баш санитар табибы булып китте

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген безнең районга, эш сәфәре кысаларында, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина булып китте.

Аның визиты район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдән башланды. Биредә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга, башка йогышлы авыруларны профилактикалауга мәктәптә кайнар ризык белән туклануны оештыруга бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Шулай ук Марина Патяшина кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында) территориаль бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Бу вазыйфага Гүзәлия Әхмәтҗанова билгеләнде.

Соңыннан Баш санитар табиб Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге бинасында коллектив белән очрашты. Әлеге киңәшмәдә 2020 елга йомгак ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде. Шуннан Марина Александровна Нурлат район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев белән аралашты, COVID-19дан вакцинация барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International