Бүген Ленинград урамында «Тоннель»профилактик операциясе узды. Анда 4 ЮХИДИ экипажы һәм 2 полиция участок уполномоченныйлары экипажы катнашты. Бу юлы чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, аерым алганда, куркынычсызлык каешларын эләктермичә һәм балаларны йөртү өчен куркынычсыз җайланмаларны кулланмыйча транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелде. Кыска гына вакыт эчендә 7 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән машина йөртү таныклыгы гамәлдә булу срогы чыккан нурлатлы да ачыкланды. Нурлат ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, мондый хокук бозу өчен машина йөртүчегә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. "Мондый рейдларны без даими уздырабыз, Нурлат районы юлларында тәртип бозуларның кимүе сөендерә генә. Чөнки юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да иминлеге моңа бәйле", - дип билгеләп үтте Нурлат районының баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.