Алар радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән хәрбиләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә сәләтсез әгъзаларына билгеләнә.
Социаль пенсия алучылар саны да арта. Аларга картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукын алмаган, туендыручысын югалтканнар, тулысынча ятим булганнар, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналары билгесез булган балалар керә.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына арттырылачак. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучыларны эшкә урнашу факты индексациядән генә түгел, ә бөтен пенсиядән дә мәхрүм итә, чөнки аны пенсионер эшләгән вакытка туктатып торалар.