2021 елның 1 апреленнән кереме түбән булган һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү түбәндәге шартларда күрсәтеләчәк:
Гражданнар 2021 елның 31 декабренә кадәр айлык түләүне алган яки яңадан исәпләгән өчен мөрәҗәгать иткәндә, исәпләү 2021 елның 1 гыйнварыннан башкарылачак, әмма бала 3 яшькә җиткәннән дә иртәрәк түгел.
Гаризалар 2021 елның 1 апреленнән кабул ителәчәк.
Гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирергә мөмкин.