Кабул итү "Бердәм Россия"партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак.
2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең “Нурлат РОСП” Татарстан Республикасы буенча идарәсе өлкән суд приставы Александр Катков кеше хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча бердәм кабул итү үткәрәчәкләр. Биредә район һәм шәһәр халкы юридик ярдәм дә ала алачак.
Кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Нурлат шәһәре, Хәмәдиев ур., 19 йорт) узачак.
Алдан язылу өчен телефоннар: 2-28-24, 2-07-57.