Нурлат автомобильчеләре игътибарына: 1 апрельдән йөк транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының конструктив элементларының яраклылыгын  саклау максатларында, 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр, транспорт чараларының транспорт чарасы күчәренә төшә торган йөкләнешне киметеп, автомобиль юллары буйлап йөрү өчен рөхсәт ителгән иң чик 6 тоннадан артып киткән хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Шулай ук 2021 елның 20 маеннан 31 августына кадәр 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында көндезге һава температурасы 32°C дан югары булганда асфальт-бетон өслекле юллардан йөрү авыр йөкләр ташучы транспорт чаралары өчен вакытлыча чикләнәчәк.

Хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында тулырак мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International