Нурлат районы халкы үз торак пунктыннан читкә бармыйча гына флюорография уза

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Нурлат районы территориясендә менә икенче көн инде Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының флюорография җайланмасы эшли.

Кичә бу мөһим тикшерүне Андреевка авылында яшәүчеләр узды, ә бүген җайланма Егоркино авылына килде, шулай ук флюорографияне Урта Камышлы авыл җирлегендә яшәүчеләр узарга өлгерделәр.

“Әлеге җайланма районның 50дән артык торак пунктын әйләнеп узар, 3500дән артык авыл кешесен кабул итәр дип планлаштырыла”, – диде Нурлат район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.   Район территориясендә флюорография җайланмасы 15 апрельгә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International