Нурлат районында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов булып китте

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Визит барышында муниципаль районда кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативларын үстерү турында фикер алыштылар.

Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте һәм «Нурлат» СПСК җитәкчеләре Равил Хәмидуллин һәм Мидхәт Вәлиев катнашты.  Түгәрәк өстәл артында Нурлат муниципаль районында кулланучылар җәмгыятьләрен һәм кооперативларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International