Халыклар дуслыгы йорты командасы туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар циклын дәвам итә.
Бу юлы очрашу «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән узды. Балалар Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, туган телнең кыйммәтләре һәм аны саклау турында белделәр. Шулай ук балалар халык уеннарында һәм әңгәмәләрдә катнаштылар, барысы бергәләп биеделәр һәм җырлар җырладылар.