Бу юлы яшь каратистлар бөтенроссия дәрәҗәсендәге призерлар булдылар. Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды, анда яшь нурлатлылар да катнашты. Нурлат шәһәренең 4нче мәктәбе базасында Николай Вассунов җитәкчелегендә каратэ белән шөгыльләнүче спортчылар призлы урыннарга лаек булдылар. Кирилл Вассунов-икенче, Илшат Рәхмәтуллин, Сергей Леонтьев һәм Серафим Антонов өченче урынны алды.
Турнирда Мәскәү, Красноярск крае, Иваново һәм Түбән Новгород өлкәләре, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Ингушетия, Татарстан һәм Башкортостан республикалары вәкилләре катнашты.