Бүген «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә «Театр һәм балалар – 2021»район конкурсы узды. Анда 10 балалар театр коллективы катнашты. Яшь нурлатлылар жюри әгъзаларын үзләренең талантлары, сәхнә осталыклары белән сокландырдылар. «Конкурс инде традициягә әйләнде,катнашучылар санының елдан-ел арта баруы куанычлы. Без аларның фантазияләрен чикләмәдек, алар әсәрне дә, нинди телдә башкаруны да үзләре сайлады», – дип билгеләп үтте үзәк директоры Эльмира Бикинеева.
Башка белем бирү оешмалары белән беррәттән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр дә үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте. "Спектакль өчен Без Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен сайладык. Балалар бик тырыштылар, үз рольләрен өйрәнделәр, репетиция ясадылар», – дип сөйләде башлангыч сыйныф укытучысы Гөлүсә Усманова, мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр конкурска аның җитәкчелегендә әзерләнгәннәр.
Жюри әгъзалары аларның тырышлыкларын югары бәяләде, алар 1 нче урынны яулады. Шулай ук «Яшь артист» түгәрәге әгъзалары да җиңүче дип табылды. Икенче урынны шәһәр гимназиясе һәм Кизләү мәктәбе театр коллективлары бүлеште. Өченчедә-Биляр - Озеро мәктәбе һәм 8нче номерлы шәһәр мәктәбе укучылары. Җиңүчеләр һәм призерларга оештыручылар грамоталар һәм дипломнар тапшырды.