Нурлатның яшь боксчылары һәм кикбоксерлары ачык фестивальдә югары нәтиҗәләргә ирештеләр

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Спортчыларның бүләкләр җыелмасы тагын 7 медальгә тулыланды.

Бөгелмә шәһәрендә бокс һәм кикбоксинг буенча IX ачык көрәш фестивале узды.

ДОСААФ, мөселман белем бирү үзәге һәм гимназия базасында шөгыльләнүче яшь спортчылар ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар. Богдан Власенко, Алексей Иванов, Раниф Гыймранов, Айдар Сәлахов – 1, Александр Тарасов, Павел Веренцов – 2, Тимур Захаров-3 урыннарны алдылар. Спортчылар тренерлар Олег Власенко, Евгений Казаев һәм Илнур Әмиров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Быел ярышларда республиканың төрле шәһәрләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан 100гә якын спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International