Нурлатлылар түләүсез юридик ярдәм алдылар

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 8 кеше мөрәҗәгать итте.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә пенсия фонды белгече, нотариус, БТИ юрисконсульты катнашында түләүсез юридик ярдәм көне узды.

Бу көнне 8 нурлатлы торак сатып алу-алу шартнамәсен, мирасны рәсмиләштерү, васыятьнамә төзү, ана капиталы белән эш итү өчен кирәкле документлар исемлеге кебек сораулар белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча консультацияләр һәм җентекле аңлатмалар бирелде.

Җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 3 айга бер тапкыр уздырылуы турында искәртәләр, алдан язылу - 2-28-24 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International