Иске соры диварлар урынына-өр-яңа бина: якты, җылы һәм әкияти матур. Һәм барысы да балалар бакчаларын капиталь ремонтлау республика программасы һәм «Татнефть» компаниясенең хәйрия ярдәме аркасында. 1975 елда төзелгән бинада моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Узган ел учреждениегә бу максатларга республика бюджетыннан 11 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде, «Татнефть» компаниясеннән - 5 млн сум. Бу акчаларга идәннәрне алыштырганнар, түшәмнәрне, баскыч мәйданчыкларын, янгын сүндерү һәм сак сигнализацияләрен ремонтлаганнар. Моннан тыш, видеокүзәтү системасы, күләгәле корылмалар урнаштырылган һәм эчке бизәү эшләре үткәрелгән. Капремонт сигез ай дәвам итте, һәм "Кояшкай" заманча җиһазландырылган өр-яңа балалар бакчасына әверелде. “Нәтиҗә без көткәннән дә узып китте! Без «Татнефть» компаниясенә, район, республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә, күптәнге хыялыбызны тормышка ашыручыларга бик рәхмәтле!”, - ди балалар бакчасы мөдире Назлыгөл Могыйнова.
Бакча мөдире «Кояшкайга» га 96 бала йөргәнен сөйләде. Коллектив квалификацияле педагоглар белән тәэмин ителгән. Өстәвенә, милли балалар бакчасы шәһәрнең татар телендә тәрбия һәм укыту алып барыла торган биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе арасында база булып тора икән. Без татар бакчасы булу сәбәпле, туклану рационына милли ризыклар кертергә тырышабыз. Атнага ике тапкыр камыр ризыклары әзерлибез, һәм аларның берсе, һичшиксез, милли татар ризыгы: өчпочмак, манты яки бәлеш. Балалар аларны бик яраталар! - дип өстәде Назлыгөл Насыйховна.
Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, бакчада өйдәге кебек җылы. Район поликлиникасы табиблары хәтта бирегә еш кына авыручы балаларны адаптацияләү өчен җибәрәләр.
2019 елда "Татнефть"нең грантлар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә балалар бакчасында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мультстудия" проекты гамәлгә ашырыла. Откан 563 мең сумга барлык кирәкле җиһазларны сатып алганнар һәм хәзер үзләре мультфильмнар төшерә. Без беренче эшләрен төрле конкурсларга җибәрдек инде. Бүгенге көндә без өч компьютер уенын эшләдек һәм ике мультфильм төшердек. Алар барысы да татар телендә, - дип уртаклашты Назлыгөл Могыйнова.
Мөдирнең планында-урамда уен зонасын төзекләндерү һәм бакча территориясендә күп итеп чәчәкләр утырту.
“Без бик бәхетле! Мондый балалар бакчасында булу-зур ләззәт. Шуңа вазыйфаларыбызны яхшы башкаруга һәм балаларны тәрбияләүгә бөтен күңелебезне бирәбез, - дип нәтиҗә ясады Назлыгөл Насыйх кызы. Балалар бакчасы гына түгел, әкият дөньясы бу!
Марина Корнилова, “Нефть хәбәрләре" №12, 24.03.21
Реклама хокукында