"Тулпар" спорт сараенда сугышчы-интернационалист Александр Андронов истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры узды.
Истәлек турнирында 4 команда катнашты. Чараны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары башлап җибәрде.
Александр Андронов Әфганстанда пулеметчы булып хезмәт итә. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, үзен батыр сугышчы итеп күрсәтә. 1982 елның 29 ноябрендә Александр Андронов һәлак була, вафатыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.