Чаңгы ярышлары Мамык һәм Иске Чаллы авылларында узды, ә кайбер спортчылар Бөгелмәдә традицион чаңгы марафонында да катнаштылар.
Нурлатта кышкы спорт сезоны рәсми рәвештә ябылуга карамастан, чаңгычылар чаңгы белән хушлашырга ашыкмыйлар. Мәсәлән, кичә Мамык мәктәбендә, ата-аналар инициативасы белән, башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышларның спонсорлары да әти-әниләр үзләре булды.
Иске Чаллы мәктәбе укучылары өчен дә кичәге шимбә чын-чынлап спорт чарасы көне булды. Биредә кышкы спорт сезоны ябылу кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгыда шуу бәйрәменең инициаторлары-ата-аналар, шулай ук тренерлар Любовь Живодерова һәм Геннадий Герасимов.
Чаңгы спортын яратучылар традицион Бөгелмәдә узган чаңгы марафонында да актив катнаштылар, анда тәҗрибәле спортчылар белән бергә зур өметләр баглаган яшь нурлатлылар да чаңгыда ярышты.