Нурлатта «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте һәм «Көч – балаларда» хәйрия фондының күчмә чаралары узды.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, «Көч - балаларда» хәйрия фонды генераль директоры Гадел Заһретдинов берничә объектта булдылар.
«Киләчәк» иҗат үзәгендә районның белем бирү учреждениеләре укытучылары өчен «Яшьләрнең гаилә тормышына һәм җаваплы ата-ана булырга әзерләнүнең актуаль проблемалары» дигән семинар узды.
Биредә ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова, «Бердәмлек» муниципальара социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәге җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Софья Хәсәнова, район мәктәбе укытучылары катнашты.
Параллель рәвештә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә «Булачак һөнәрләр атласы» дигән уен модуле узды, халыклар дуслыгы Йортында тәрбиягә бала алган гаиләләргә консультатив һәм психологик ярдәм күрсәтелде.
Шәһәр мәдәният Сараенда «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма - гражданлык активлыгын үстерү формасы» дигән темага дискуссия мәйданчыгы – түгәрәк өстәл оештырылган иде.
Монда Линар Маняпов Гадел Заһретдиновка сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тормышына бәяләп бетергесез өлеш керткәне һәм аларга түләүсез ярдәм күрсәткәне өчен Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.