Нурлатта мөмкинлекләре чикле балаларны күчмә мобиль бригада белгечләре кабул итте

2021 елның 27 марты, шимбә

Нурлат районы хастаханәсендә «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Көч балаларда» хәйрия фонды комплекслы социаль тернәкләндерү белгечләренең күчмә мобиль бригадасы эшен оештырдылар. "Әлеге бригада составына табиб-невролог, психиатр, функциональ диагностика, логопед-дефектолог, клиник психолог, күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче туганнан алып 4 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар булган гаиләләргә комплекслы консультатив-диагностик тикшерү үткәрү максаты белән кертелде», – диде «Көч балаларда» хәйрия фонды генераль директоры, «Әтиләр Берлеге» ТР иҗтимагый оешмасы рәисе Гадел Заһретдинов.

Күчмә мобиль бригада белгечләренә кабул итүгә 55 бала язылды, һәр бала өчен кабул итү нәтиҗәләре буенча өй шартларында тернәкләндерү чаралары программасы эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International